Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан мең кешегә автомобильләр саны буенча Россиядә өченче урында

2021 елның декабренә республикада барлыгы 1 320 451 машина исәпләнгән, бу илнең гомуми автомобиль паркының 3% ын тәшкил итә.

Татарстан мең кешегә автомобильләр саны буенча Россиядә өченче урынны алып тора. Мондый мәгълүматларны "Автостат" китерә.

2021 елның декабренә республикада барлыгы 1 320 451 машина исәпләнгән, бу илнең гомуми автомобиль паркының 3% ын тәшкил итә. Шулай итеп, Татарстанда мең кешегә 339,41 автомобиль туры килә.

Татарстанны автопарк тыгызлыгы буенча Мәскәү өлкәсе (мең кешегә 394,38 машина) һәм Краснодар крае (мең кешегә 354,9 машина) узып киткән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев