Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

Рамазан ае – гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү өчен бирелгән вакыт. Шуңа күрә аны тырышып гыйбадәттә үткәрергә кирәк.

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләрем!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!

Бүген кич беренче тәравих намазларын укып, иртәгә таң җиткәнче беренче сәхәрне тәмамлап, без, тәннәребезне арулау, калебләребезне пакьләү, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, уразага керәчәкбез, иншәАллаһ. Чынлыкта, ураза – тәкъвалык мәдрәсәсе: ул кешене нәфесне җиңәргә һәм, гөнаһлардан тыелып, Аллаһыга гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтә һәм аны әхлакый яктан тәрбияли.

Җәмәгать! Мин сезне, Рамазанны заяга уздырмыйча, аның күпсанлы фазыйләтләрен кулдан ычкындырмыйча, Коръән укып, мәчетләргә йөреп, төннәрен намазга басып, мохтаҗларга сәдакалар таратып, үзебезнең гамәл капчыкларыбызны игелекләр белән тутырырга чакырам. Алар өчен Раббыбызның чиксез рәхмәте белән гадәттәгедән күп тапкырга артыграк әҗер-саваплар бирелә. Мондый мөмкинлек елга бер генә килә.

Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا فِي شَهْرِ رَمَضَانَ لَتَمَنَّى الْعِبَادُ أَنْ يَكُونَ شَهْرُ رَمَضَانَ سَنَةً

Ягъни: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде". Нинди фазыйләтләр ул? Менә аларның кайберләре генә:

  • Ураза тоткан өчен гөнаһлар гафу ителә;  
  • Уразалы кардәшеңне ифтарда авыз ачтырган өчен аның уразасына тиң әҗер-саваплар бирелә;
  • Рамазанда кылынган игелек өчен 700-1000 мәртәбә күбрәк савап бирелә;
  • Рамазанда Коръәннән укылган һәр хәреф өчен шулай ук 700-1000 һәм аннан да күбрәк савап бирелә;
  • Рамазанда елның иң бөек кичәсе - Кадер кичәсе була;
  • Рамазан аенда шайтаннар көчен югалта.

Күрәсез, Рамазан ае – гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү өчен бирелгән вакыт. Шуңа күрә аны тырышып гыйбадәттә үткәрергә кирәк. Иң беренче чиратта, Коръән уку һәм ураза тоту зарури шарт булып тора. Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَن كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Мәгънәсе: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки, (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” («Әл-Бәкара», 185 аять). Шөкер, Татарстанның күп кенә мәчетләрендә Коръән хәтем кылыначак, һәм бу гамәлгә теләгән һәркем кушыла алачак. Укый белмәгәннәргә дә Аллаһының Рәхмәте киң, чөнки Коръәнне тыңлаган өчен генә дә бик зур әҗер-савап языла.

Кадерле дин кардәшләр! Мин сезне Рамазан аен калебләребездә булган бөтен ихласлык белән, рухи яктан чыныгу, иманны ныгыту, Раббыбызга якынаю кебек ниятләр куеп һәм шуларга омтылып үткәрергә чакырам!

Хуш киләсең, Рамазан!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак: ДУМ РТ

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев