Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя

Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыю турында игълан итә. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Әлеге саваплы хезмәтне башкаручы зур командада эшлисегез килсә, https://t.me/muslimmol телеграм каналында яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.

Әлеге көтеп алынган мәҗлес Казанда бөтен Татарстаннан мөселманнарны бер табынга җыя. Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. Шунысы символик мәгънәгә ия: 11 республикакүләм ифтарына 11 мең кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, Республикакүләм ифтар “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев