Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН МӨФТИЕ ТОТКЫН МӨСЕЛМАННАРГА КЫСЫР МЕНЮ КЕРТҮ ЯКЛЫ

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Ярдәм” мәчетен һәм “Ярдәм-Помощь” хәйрия фонды комплексында булды. Биредә ул фондның агымдагы эшчәнлеген өйрәнде, шулай ук фондның күпфункцияле спорт үзәге белән танышты.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Ярдәм” мәчетен һәм “Ярдәм-Помощь” хәйрия фонды комплексында булды. Биредә ул фондның агымдагы эшчәнлеген өйрәнде, шулай ук фондның күпфункцияле спорт үзәге белән танышты.

Моннан тыш, фонд Советы рәисе, мөфти киңәшчесе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов Татарстандагы төзәтү учреждениеләрендә дин тотучылар арасында дәгъвәт эшчәнлеге һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Әңгәмә барышында мөфти Камил хәзрәт Илдар хәзрәткә республиканың барлык төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнарга кысыр аш  менюсы кертү һәм сайлап алу мөмкинлеген булдыру мәсьәләсенең хәл итү юлларын ачыкларга кушты. Хәзерге вакытта төрмәдә утыручылар мөфтият тарафыннан хәләл ризык белән Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәме көннәрендә генә тәэмин ителә. Хәләл туклануны төзәтү учреждениеләрендә башка вакытларда оештыру өчен техник мөмкинлекләр юк. Ә махсус (кысыр) тәгам намаз укучы тоткыннар өчен хәләл булмаган ризыкны  даими рәвештә алыштыра алыр иде.
Хәзрәтләр шушындый тәкъдим белән Россиянең Динара Советына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген карады. Әлеге башлангыч Россия төрмәләләрендә төрле дин тотучыларның мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән гамәлгә ашырыла алыр иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур тәрбия эше алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев