Татарстан парклары командасы халыкка чараларны бергә оештырырга тәкъдим итә
Формат теләсә нинди булырга мөмкин: пикниклар, лекцияләр, диджей-сетлар һәм иртәнге йога
Татарстан халкының республика паркларында үз чарасын оештыру мөмкинлеге барлыкка килде. Формат теләсә нинди булырга мөмкин – пикниклардан һәм лекцияләрдән алып бию осталыгы дәресләренә һәм ди-джей-сетларга кадәр.
Чараны уздыру өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга кирәк – аны Татарстан парклары командасы караячак. Аннары белгечләр идеяне тормышка ашыруда ярдәм итәчәкләр, вакыйганы шәһәр яки район администрациясе белән килештерәләр, дип хәбәр ителә команданың Telegram-каналында.
Җиде ел эчендә иҗтимагый киңлекләр программасы буенча Татарстанда 367 парк, сквер һәм яр буе булдырылды. Быел республикада тагын 63 киңлек төзекләндереләчәк, алар арасында Горький паркының керү төркеме, «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркның икенче чираты, Балыкчы бакчасы, Юнысов мәйданы һәм Серов урамындагы бульварның беренче өлеше бар.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев