Татарстан Республикасы көнен милли киемнән каршы ал!
Ике көнгә Мәрҗани урамының бер өлеше җәяүле булачак
29-нчы һәм 30-нчы августта Кабан күле яр буенда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» бәйрәме узачак, , дип хәбәр ителә kabanlake аккаунтында.
Ике көнгә Мәрҗани урамының бер өлеше җәяүле булачак, анда "Печән базары" заманча мәдәният һәм дизайн фестивале ачылачак һәм башка бик күп чаралар узачак.
Бәйрәмдә чәй зонасы, милли аш-сулы фудкорт, мәгариф мәйданчыгы, балалар зонасы һәм фотозоналар оештырылачак. Шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары Иске Татар бистәсендә сакланып калган атаклы фамияле йортлар буенча экскурсиягә кушыла ала.
«Гаилә портреты» проекты кысаларында алдан язылу буенча теләгән һәркем үз гаиләсе белән зур булмаган фотосессиядә катнаша һәм шул ук көнне әзер фотопортреты щзер булачак.
Бәйрәмнең кульминациясе - иммерсив спектакль, аның режиссеры Искәндәр Нуриҗанов. Зур булмаган атмосфералы күренешләр бистәнең тарихи вакыйгаларын һәм гаилә традицияләрен тасвирлый.
Су өстендәге сәхнәдә Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия артистлары белән акустик форматта ике көнлек музыкаль программа узачак. Ишкәкле йөзү мәктәбе янындагы пирста икенче тапкыр спектакль-табын узачак.
Моннан тыш, яр буенда Иске Татар бистәсенең танылган кешеләре нәселенә багышланган фотокүргәзмә ачыла, аның авторы - танылган фотограф, чыгышы белән Татарстаннан булган Булат Арсланов.
.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев