Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алган

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшәү сыйфаты буенча рейтингта 68,184 балл белән дүртенче урынны били.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшәү сыйфаты буенча рейтингта 68,184 балл белән дүртенче урынны били. Экспертлар, шул исәптән, төбәкләрнең социаль-икътисади хәлен, хезмәт базарының торышын, халыкның матди иминлеген, фәнни-техник үсешен һәм халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын бәяләде. Рейтингны РИА Новости белгечләре әзерләде.

Рейтингны Мәскәү (83,604 балл) җитәкләде, икенче урында - Санкт-Петербург (81,769) балл. Шулай ук иң имин төбәкләр өчлегенә Мәскәү өлкәсе (73,187 балл) дә кергән.

Рейтингның бишенче урынында, Татарстаннан соң ук Ханты-Манси автономияле округы - Югра, алтынчы урында - Ямал-Ненец автономияле округы.

Башкортстан, 58,940 балл җыеп, 13 нче урынны алды. Рейтингны Ингушетия (23,590), Еврей автономияле өлкәсе (22,851) һәм Тыва Республикасы (21497) йомгаклый.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев