Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан рәссамнары IV «ФормART» стрит-арт фестивалендә катнашачак

Фестиваль 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессиональ стрит-арт-рәссамнар һәм һәвәскәр рәссамнар арасында үткәрелә. Моның өчен 30 нчы апрельгә кадәр проект сайтында гариза тутырырга, конкурс эшенең эскизын беркетергә кирәк.

Татарстан рәссамнары IV «ФормART» стрит-арт фестивалендә катнаша ала. Быел ул Педагог һәм остаз елына багышлана.

Граффити түбәндәге темаларның берсен чагылдырырга тиеш: «Минем укытучым» (беренче укытучы, һәр кешенең тормышында укытучының роле, төбәкнең атказанган укытучылары һәм педагоглары), «Кешенең шәхси һәм һөнәри үсешенә йогынты ясаган остазның роле», «Сәнгатьтә укытучы һәм остаз образы», «Белем – көч» (җәмгыять үсешенең нигезе һәм хәрәкәт иттерүче көч буларак белем, уңыш нигезе буларак интеллектуаль үсеш һәм эрудиция), «Заманча мәгарифтә технологияләр (киләчәк мәктәбе, киләчәктә уку процессы). 

Оештыру комитеты шулай ук «Киров 650» дигән махсус номинация билгеләде. Ул шәһәрнең юбилеена багышланган – граффити эскизын илнең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче тәкъдим итә ала. 

Фестиваль 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессиональ стрит-арт-рәссамнар һәм һәвәскәр рәссамнар арасында үткәрелә. Моның өчен 30 нчы апрельгә кадәр проект сайтында гариза тутырырга, конкурс эшенең эскизын беркетергә кирәк. Бер катнашучыдан һәр тематика буенча 2 дән артык гариза кабул ителми, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Эскиз эшләрен компетентлы жюри – рәсем сәнгате һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә танылган федераль һәм төбәк экспертлары караячак. 

Төбәкләрдә эшләре иң яхшылары дип сайланган рәссамнар инде җәй көне Идел буе федераль округының 14 субъектының һәркайсында үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак, ә «Киров 650» махсус номинациясендә җиңүчеләр 2024 елда бу шәһәрдә үз эшләрен тәкъдим итә алачак. 

Җиңүчеләрнең исемнәре 2023 елның августында Кировта бүләкләү тантанасында билгеле булачак. I, II һәм III урыннар ияләре 100, 150 һәм 200 мең сум күләмендә грантлар алачак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев