Татарстан рәссамы муралын «ФормART» стрит-арт фестиваленең финалында бәяләячәкләр
Татарстан рәссамының «Бию» муралына Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт фестивале финалында бәя биреләчәк.
Татарстан рәссамының «Бию» муралына Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт фестивале финалында бәя биреләчәк. Җиңүчене халык һәм экспертлар тавыш бирүе ярдәмендә билгеләячәкләр. Даниил Сергеев эшенә 23 нче октябрьгә кадәр тавыш бирергә була.
«Бию» муралында стилизацияләнгән татар костюмында яшь биюче кыз сурәтләнгән. Герой татар халкының күңелен чагылдыра. Кызның карашы еракка төбәлгән, бу яхшы киләчәк булдыру теләген һәм аңа омтылуны символлаштыра. Җил героиняның биюен күтәреп алган, бу ирекне, иҗатны һәм яшьлекне символлаштыра, дип хәбәр ителә фестиваль сайтында.
Татарстан рәссамына тавыш бирү өчен +7(800)301-50-23 телефон номеры буенча шалтыратырга һәм тонлы режимда аның индивидуаль кодын – 4 санын җыярга кирәк. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин, шалтырату бушлай.
Фестиваль нәтиҗәләре 2 нче ноябрьдә билгеле булачак. Җиңүче – 200 мең сум, көмеш призер – 150 мең сум, бронза призер 100 мең сум күләмендә грант алачак. Финалда Идел буе федераль округының төрле субъектларыннан 14 эш тәкъдим ителгән.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев