ТАТАРСТАН ТАБИГАТЕ ТУРЫНДА БЕРЕНЧЕ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ ДӨНЬЯ КҮРДЕ!
Энциклопедия китапханәләр һәм мәктәпләргә тапшырылачак. Ачык сатуга чыкмаса да, китап Татар энциклопедиясе сайтында электрон форматта урын алачак.
“Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары” дип исемләнгән энциклопедия дөнья күрде. Тиражы 1700 нөсхәдән торган энциклопедия – җир һәм җир асты байлыклары, файдалы казылмалар, ландшафт, сулыклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигатьтән файдалану һ.б. турында фәнни тикшеренүләрнең системалаштырылган һәм гомумиләштерелгән беренче фәнни-популяр белешмә басмасы. ТР Фәннәр академиясе галимнәре – тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, педагогика фәннәре докторы Фәрит Ялалов, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин, тарих фәннәре кандидаты, проект җитәкчесе Лариса Айнетдинова энциклопедияне тормышка ашыру этаплары белән таныштырды.
“Бу энциклопедия – күпьеллык эшнең дәвамы һәм эзләнүләребезнең нәтиҗәсе. Табигать энциклопедиясе – тармак энциклопедияләренең берсе. Аның чыгуы шактый маҗаралы булды. Иң элек аның русча варианты чыкты һәм ул җәмгыятьтә бик матур яңгыраш, кызыксыну тапты. Шуңа аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән өстәмә тираж белән дә чыгардык. Бу энциклопедия – гади генә энциклопедия түгел. Без татар теленең даирәсен киңәйтү турында хыялланабыз һәм шуны телибез. Шуңа бигрәк тә татар теленең фәнни терминологиясенә игътибар иттек. Заманында шактый күп экспедицияләрдә йөрергә туры килде, һәм шул сәяхәтләр вакытында элекке дәреслекләр – гарәп хәрефләре белән бастырылган уку әсбаплары кулыбызга төшә иде. Шулар арасында биология, ботаника, география, математика һ.б. дәреслекләр дә бар иде. Егерменче йөз башында татар телендә инде шундый фәнни терминология барлыкка килүенә һәм җәмгыятькә кереп китүенә гаҗәпләнә идем. Бу энциклопедияне чыгарганда да шул фикер белән яшәдек: хәзерге көндә татар терминологиясен саклау һәм үстерү – минем өчен иң әһәмиятлесе шул булды”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәрдәр Гыйләҗев.
Искәндәр Гыйләҗевның сүзен куәтләп, проект җитәкчесе Лариса Гайнетдинова мондый төр энциклопедия чыгуның зур казаныш булуына басым ясады:
"Табигый фәннәр юнәлешендә энциклопедия булдыру сизгерлек таләп итә, терминология өлкәсендә бик күп сораулар туа. Ул, чыннан да, уникаль: анда 2 меңгә якын мәкалә урын алган. Аларның 500е – үсемлекләргә, 500дән артыгы – хайваннарга, 200гә якыны – геологиягә, якынча 500 мәкалә сулыкларга багышланган, аеруча сакланыла торган табигый территорияләр турында мәгълүмат та бар монда. Республикада әлегә шулкадәр системага салынган һәм комплекслы хезмәт юк. Рус телендәге энциклопедия зур яңгыраш тапкан иде, татар телендәгесе дә шулай ук булыр һәм татар теле үсешенә зур өлеш кертер, дип уйлыйбыз, – диде галимә.
Тәрҗемә үзенчәлекләре турында профессор Рафаэль Шәйдуллин бәян итте:
“Татар телендә энциклопедия әзерләү – катлаулы хезмәт. Бу терминологиянең эшләнеп бетмәгәнлеге белән аңлатыла. Кошларны гына алсак та, алар төрле җирдә – төрлечә, ягъни диалектлар күптөрлелеге белән очрашырга туры килә. Елганың төрле якларында урнашкан күрше авыллар да бер үк балыкка ике төрле атама бирергә мөмкин. Шулар арасыннан сайлап алдык, яңа терминнар да уйлап табарга туры килде”, – дип аңлатты галим. “Татар телен саклап калу һәм үстерү турында сөйләгәндә, балалар турында да уйлап эш итәргә кирәк. Энциклопедия нигезендә балыклар, үсемлекләр һ.б. турында кечкенә-кечкенә басмалар да чыгару мөһим – шул вакытта балаларның табигатькә, туган якларына, туган телләренә кызыксынуы тагын да үсәр”, – дип киләчәккә өметләре белән уртаклашты галим.
“Зур күләмдәге, тирән эчтәлекле энциклопедиянең татар телендә чыгуы – зур вакыйга. Аннан укучылар да, укытучылар да, фән эшлеклеләре дә файдалана ала – ул киң катлау укучыларга тәкъдим ителә”, – дип ассызыклады Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының директор урынбасары Фәрит Ялалов.
Басманы әзерләгәндә, Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән дә эш алып барылган. Эш барышыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәбәрдар булып, ярдәмен күрсәткән. Тиражы 1700 нөсхәдән торган энциклопедия китапханәләр һәм мәктәпләргә тапшырылачак. Ачык сатуга чыкмаса да, китап Татар энциклопедиясе сайтында электрон форматта урын алачак, дип белдерде проектны тормышка ашыручылар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев