Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан тормыш сыйфаты рейтингында дүртенче урында

Беренче өч баскычта элеккечә үк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе тора.

Татарстан тормыш сыйфаты рейтингында дүртенче урынны алган.  Беренче өч баскычта элеккечә үк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе тора. Аларның җыелма рейтинг баллы 75тән артып китә (бәйләү диапазоны — 1дән 100гә кадәр). Иң югары балл — Мәскәүдә — 83, Петербургта — 82,3, Мәскәү өлкәсендә-78,2. Татарстанның баллы 6,5 пунктка түбәнрәк-72,11 (әмма бер ел элек ул 69,3не тәшкил иткән). РИА-Новости үткәргән тикшеренү шундый нәтиҗәләр биргән.

Топ-10га шулай ук Краснодар крае, Белгород өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Калининград өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы һәм Самара өлкәсе керә.

Аналитиклар әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда беренче егерме урындагы лидерлар составы үзгәрмәгән диярлек. Башкортстан гына26нчы урыннан 20нче урынга күтәрелгән. Тува, Ингушетия һәм Еврей автономияле огругы рейтингны йомгаклый

Рейтинг 67 күрсәткечне комплекслы исәпкә алу нигезендә төзелгән. Алар арасында керем дәрәҗәсе, халыкның мәшгульлеге һәм хезмәт базарындагы вәзгыять, халыкның торак шартлары, яшәү куркынычсызлыгы, демографик хәл, экологик һәм климат шартлары, сәламәтлек һәм белем дәрәҗәсе, социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеш, икътисади үсеш дәрәҗәсе, кече бизнес үсеше дәрәҗәсе, территориянең үзләштерелүе һәм транспорт инфраструктурасын үстерү.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев