Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан төрмәләрендә 600 кеше намаз укый

Колонияләрдә сәхәр ашап, аерым ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. Тәравих намазларын укырга да мөмкин.

Рамазан – мөселманнарның көтеп алган изге ае. Быел ураза 13 нче апрельдә башлана.

Рамазан аенда колонияләрдә утыручы мөселманнар ураза тотуы беркемгә сер түгел. Татарстан
мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белдергәнчә, Татарстан төрмәләрендә тоткыннар өчен ураза тотарга шартлар
тудырылган. Колонияләрдә сәхәр ашап, аерым ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. Тәравих намазларын укырга да мөмкин.

Республика төрмәләрендә җәмгысе 600 кеше намазлы. Иман юлына басканнарга “Ярдәм”
мәчетеннән ярдәм итеп тә торалар. Әлеге изге гамәлләрнең нәтиҗәсе дә юк түгел икән. Иреккә
чыкканнар арасында мөселманнар рецидив очраклары 3-4 процент тәшкил итә.

"Һәр колониядә мәчет, намаз бүлмәләре бар. Аларга имамнар да билгеләнде. Алар атнага бер-ике тапкыр колониядәгеләр өчен дәресләр үткәрә. Иреккә чыккач, авыр хәлдә калучыларга иманга кайту юлларын җиңеләйтәбез. Кайберләре гаилә кора, эшкә урнаша. Чыкканда киемнәре, ашарга ризыклары булмаган кешеләргә беренче көннәрдә ярдәм күрсәтәбез. Эшкә урнашырга булышабыз", — ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев