ТАТАРСТАН УҢЫШЫН МӘСКӘҮДӘ ТАНЫДЫЛАР
«Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамоталары белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалы мөдире Александр Александров бүләкләнәчәк.
«Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамоталары белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалы мөдире Александр Александров бүләкләнәчәк.
Бу хакта Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итә.Бүләкләр тапшыру 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак. Республиканың илнең оборона өлкәсендә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасын үстерүгә керткән өлеше шулай билгеләп үтелде.
Татарстан вәкилләре илнең оборона мәсьәләләре буенча VII ведомствоара фәнни-гамәли конференциясен үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр. Конференция 26 ноябрьдә РФ оборона идарәсе Милли үзәгендә (Мәскәү) узды, аның Рәисе-илнең Хәрби ведомство башлыгы Сергей Шойгу булды.
Россия Оборона министрлыгы, дәүләт хакимияте органнары, дәүләт корпорацияләре, бизнес, фәнни-тикшеренү оешмалары, югары уку йортлары, мәдәният учреждениеләре вәкилләре – Мәскәүдән һәм төбәкләрдән барлыгы 600 дән артык делегат катнашты. Форумның темасы «РФ оборона өлкәсендә бурычларны хәл иткәндә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы».
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы конференция кысаларында «Татарстан – җиңүнең тыл базасы» күргәзмәсен тәкъдим итте. Милли музей аны ТР Мәдәният министрлыгы, республика Дәүләт архивы, Татарстан предприятиеләре музейлары, «Ватан»төбәк яшьләр берләшмәсе белән берлектә әзерләде.
Сугышта Казанда һәм республикада эшләгән заводларның продукция үрнәкләре, уникаль документлар һәм фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Предметларның бер өлеше Татарстан башкаласы предприятиеләре: Горбунов исемендәге авиазавод – «Туполев» ҖАҖ филиалы, оптик-механика һәм электротехника заводлары, моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән заводы ярдәмендә күргәзмәгә эләкте.
«Конференциядә үз күргәзмәләрен 10-12 төбәк әзерләдек, - дип билгеләп үтте Александр Александров. – «Ватан» берләшмәсе биргән ПЕ-2 бомбардировщигының винты бездә иң күренекле экспонат булды. Тагын тамашачыларны бигрәк тә Казанның 22нче авиазаводы директоры Василий Окуловның шинеле җәлеп итте».
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев