ТАТАРСТАН ЯҢА ПОСОБИЕЛӘРГӘ 189 МЛН СУМ АКЧА БҮЛЕП БИРГӘН
1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә айлык пособиеләр түләнә башлый.
1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә айлык пособиеләр түләнә башлый. Татарстан бу максатларга 189 млн сум бүлеп биргән, дип белдерде РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пособиеләрне йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар да алачак.
Түләүләр гаиләнең җан башына уртача керем безнең төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә. Бу - 9 955 сум.
Социаль түләүләр августтан башлана. Шуңа күрә июльнең беренче көннәрендә ашыгуның мәгънәсе юк.
Татарстанда мондый түләүгә 38 меңнән артык бала дәгъва итә ала. Түләү күләме 2021 елда балага яшәү минимумының 50% ын тәшкил итәчәк - 4 997 сум.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев