Татарстан яшьләр сәясәтен үстерүгә 136 миллион сум алачак
Субсидия бирү турында карар «Яшьләр өчен төбәк» конкурсы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.
2023 елда Татарстан яшьләр сәясәтен үстерүгә 136,5 млн сумнан артык акча алачак. Субсидия бирү турында карар «Яшьләр өчен төбәк» конкурсы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.
Барлыгы төбәкләрдә яшьләр сәясәтен үстерү өчен федераль бюджеттан 2023-2025 елларга 15 млрд сум бүлеп бирелде — ел саен 5 млрд сум. Киләсе елда Россиянең 42 субъекты субсидия алачак.
Татарстан белән күрше төбәкләрне карасак, Башкортстанга — 227,8 млн сум, Удмуртигәя — 153 млн, Түбән Новгород өлкәсенә — 256,7 млн, Марий Элга — 122,2 млн, Мордовиягә — 112 млн, Самара өлкәсенә — 169,4 млн, Ульяновск өлкәсенә — 116,6 млн сум бүлеп билреләчәк
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев