Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан яшьләре өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү 15 нче мартка кадәр озайтылды. Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы. Болар:

  • Яшьләрнең иҗади инициативалары;
  • Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга  ярдәм итү буенча яшьләр инициативалары;
  • яшьләрнең туризмга ярдәм итү инициативалары;
  • патриотик тәрбия;
  • яшьләрнең иреклелек (Волонтер) инициативалары;
  • яшьләр медиасы;
  • яшьләрнең фәнни инициативалары;
  • социаль эшмәкәрлек;
  • яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау;
  • инвалид яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар;
  • гаилә кыйммәтләрен ныгыту;
  • карьера һәм профессиональ яктан камиллләшү;
  • мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара багланышлар;
  • яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү.

Конкурста 18-35 яшьлек Татарстан яшьләре катнаша ала. Проектлар «Минем субсидияләр» платформасында кабул ителә. Заявка кампаниясе тәмамлангач, экспертлар инициативаларны караячак һәм җиңүчеләрне игълан итәчәк. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сум тәшкил итә. Өстәмә мәгълүмат министрлык сайтында урнаштырылган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев