Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан үзмәшгуль яшүсмерләр саны иң күп булган төбәкләр арасында

Үзмәшгуль балалар саны буенча Мәскәү (18 яшьтән кечерәк 12,8 мең үзмәшгульлек), Санкт-Петербург (5,3 мең), Мәскәү өлкәсе (4,3 мең), Краснодар крае (3,6 мең), Татарстан (3,5 мең) лидер төбәкләр булды.

Татарстан үзмәшгуль яшүсмерләр саны иң күп булган биш төбәк арасына керде. Әйтик, республикада 18 яшьтән кечерәк 3,5 мең үзмәшгуль теркәлгән, дип хәбәр итә «Известия».

Россиядә барлыгы 77 мең балигъ булмаган бала инде үзмәшгульләр сыйфатында эшли. Стратегик инициативалар агентлыгы мәгълүматлары буенча, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк.

Үзмәшгуль балалар саны буенча Мәскәү (18 яшьтән кечерәк 12,8 мең үзмәшгульлек), Санкт-Петербург (5,3 мең), Мәскәү өлкәсе (4,3 мең), Краснодар крае (3,6 мең), Татарстан (3,5 мең) лидер төбәкләр булды.

Тагын да күбрәк яшүсмерләр эш эзли, дип билгеләп үтелә. HeadHunter  мәгълүматлары буенча, быел җәй бөтен Россия буенча 14-18 яшьлек 300 мең кеше эшкә урнашырга теләгән.

Еш кына бу дәгъва кылучылар сатучы-консультантлар, курьерлар, официантлар, барменнар һәм бариста, шулай ук промоутерлар булып урнашырга теләгән.

Рәсми статистика буенча, 2022 ел башына Россиядә 14-17 яшьлек 6,1 млн яшүсмер исәпләнә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев