Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда 129 миллионер-студент пәйда булган

Узган елда Татарстанда IT-проектлар буенча 129 студент грант отып, миллионерга әйләнгән.

Бу хакта Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдергән.

“Университетта технологик эшмәкәрлек кысасында үзләренең IT-проекты өчен 1 миллион сум күләмендә грант откан студентлар бу”, – дигән министр “Kazan Digital Week — 2023” халыкара форумына багышланган матбугат конференциясендә.

Хәйруллин әйтүенчә, Татарстан студентларның IT-проектлары саны буенча Мәскәү белән бертигез дәрәҗәдә бара. Иң яхшы проектлар белән сентябрь аенда Kazan Digital Week форумында таныштырылачак, дип яза Ватаным Татарстан.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев