Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА 80 ПРОЦЕНТ ОЛЫЛАРНЫ ВАКЦИНАЦИЯЛӘҮ БУРЫЧЫ КУЕЛГАН

1 ноябрьгә кадәр Татарстанда коронавирустан олыларның 80% ы вакцинацияләнергә тиеш.

1 ноябрьгә кадәр Татарстанда коронавирустан олыларның 80% ы вакцинацияләнергә тиеш. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Бүгенге көндә оператив штаб тарафыннан күмәк иммунитетның 60 проценты гына аз дигән фикергә килде. Һәм без хәзер инде 80 процентка омтылабыз. Һәм 80 процент өлкәннәрне безгә 1 ноябрьгә кадәр колачларга кирәк ", - диде Авдонина.

Реклама

Ул билгеләп үткәнчә, бу күрсәткечкә ирешкәнче, Татарстанда маскалы режим гамәлдә булуын дәвам итәчәк. «Киләчәктә вазгыятьнең ничек булуын караячакбыз һәм норматив документлар көтәчәкбез», - ди ул. Әгәр дә авыруга каршы көрәш оператив штабында коллектив иммунитетның 60% ын җитәрлек күрсәткеч дип санасалар, ул вакытта битлекләр белән хушлашу турында карар кабул ителергә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев