Яңалыклар
ТАТАРСТАНДА АЗЫК-ТӨЛЕК БЕР ЕЛ ЭЧЕНДӘ 11 ПРОЦЕНТКА КЫЙММӘТЛӘНГӘН
Ел башыннан азык-төлеккә бәяләр үсеше 7,4 процентны тәшкил иткән, соңгы айда - 2,3 процент булган.
Татарстан Республикасында азык-төлек 2020 елның октябреннән 2021 елның октябренә кадәр 10,9%ка кыйммәтләнгән. Мондый санны Татарстанстат китерә.
Ел башыннан азык-төлеккә бәяләр үсеше 7,4 процентны тәшкил иткән, соңгы айда - 2,3 процент булган. Азык-төлек булмаган товарлар еллык чагылышта 8,7 процентка кыйммәтләнгән, 2021 ел башыннан - 7,6 процентка. Быел хезмәтләргә бәяләр 3,5 процентка диярлек арткан.
Татарстанда инфляция октябрьдә 0,9 процент тәшкил итте, 2021 ел башыннан - 6,5 процент, диелә статистика ведомствосы материалларында.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев