ТАТАРСТАНДА БАЙБАК САНЫН АЛАЛАР
Иң элек белгечләр карта-сызымда әлеге хайваннар тереклек иткән урыннарның чикләрен билгели, аннан җитлеккән һәм бала байбакларны санау эше белән мәшгуль булачак.
Татарстанда байбак санын алу башланды, ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итте. Иң элек белгечләр карта-сызымда әлеге хайваннар тереклек иткән урыннарның чикләрен билгеләсә, аннан җитлеккән һәм бала байбакларны санау эше белән мәшгуль булачак.
Былтыргы статистика буенча, Татарстанда 15 905 байбак тереклек итә (2020 ел белән чагыштырганда бу 8 % ка кимрәк). Байбаклар нигездә республикабызның көньяк-көнчыгышында очрый. Иң зур колонияләр Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында теркәлгән. Буа районында тарихи колонияләрне очратырга мөмкин, болар - регион әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре «Яңа Тинчәле байбак колониясе” һәм “Үтинкә байбак колониясе”. Хәзерге вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикадагы байбаклар санын арттыру буенча чаралар күрә.
Чыганак: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев