Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА ДАРУЛАРГА КЫТЛЫК СИЗЕЛӘ

Даруларга ихтыяҗ арту сәбәпле, коронавирус, грипп һәм ОРВИ препаратлары кытлыгының яңа дулкыны көтелә. Мондый хәл даруханәләрнең сезонлы ихтыяҗ артуга әзер булмавы белән бәйле дип саныйлар.

Даруларга ихтыяҗ арту сәбәпле, коронавирус, грипп һәм ОРВИ препаратлары кытлыгының яңа дулкыны көтелә. Бу хакта Росздравнадзорга Иҗтимагый кулланучылар инициативасы (ОПИ) тарафыннан юлланган хатка сылтама белән "Коммерсанть" яза.

Оешмада мондый хәл даруханәләрнең сезонлы ихтыяҗ артуга әзер  булмавы белән бәйле дип саныйлар. Инде хәзер үк кайбер төбәкләрдә препаратлар китерү белән өзеклекләр күзәтелә, аларга бәяләр 10% ка кадәр арткан. Вәзгыять 80% даруханәнең рецепт буенча бирелә торган препаратларны ирекле сатуын дәвам итүе белән дә катлаулана. Кайбер даруханәләрдә инде COVID-19ны дәвалау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән аерым дарулар белән тәэмин ителештә өзеклекләр башланган.

Оешма мәгълүматлары буенча, хәзер Красноярск краенда, Татарстанда, Волгоград, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләрендә иң зур проблемалар күзәтелә. Нәтиҗәдә, COVID-19ны, салкын тию һәм гриппны дәвалау препаратлары бәясенең өч ай эчендә 5-10%ка артуы күзәтелә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев