-
«Кырлай» урынына аттракционнар паркын проектлый башладылар Яңа парк элеккегесенә караганда 4 тапкырга зуррак булачак.
-
"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була.
-
«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
-
Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды
Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакытта, Татарстанда 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылган. Сайлаучылар иң күп булган 42 участокта бюллетеньнәрне автоматлаштырылган эшкәртү комплекслары эшләячәк.
16 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланачак. Ул теркәлү урыны буенча түгел, ә үзеңә уңайлы булган участокта сайларга мөмкинлек бирә.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.
- 100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла.
- Депутатлыкка кандидатларның күбесе - «Бердәм Россия» (55 кеше) партиясеннән. «Гадел Россия» - 44, ЛДПР – 40, КПРФ 30, Үсеш партиясе – 12, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 10, «Россия коммунистлары» партиясе шуның кадәр кандидат тәкъдим итте.
- Округ мандатларына 230 кеше дәгъва кыла, шуларның 55е – үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләр. Партия кандидатларына килгәндә, башта тугыз партия ТР Дәүләт Советына үз вәкилләрен үткәрергә планлаштырган иде. Сайлауларга шуларның җидесе барып җитте: «Бердәм Россия» (41 округ), КПРФ (45), ЛДПР (41), «Гадел Россия» (41), Үсеш партиясе (бер), «Россия коммунистлары» (биш) һәм «Яблоко» (бер).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз