Яңалыклар
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘМИ ТОРГАН КӨННӘР ОЗАЙТЫЛМЫЙ
Элегрәк кертелгән чикләүләр 7-нче ноябрьдән соң да гамәлдә калачак.
Элегрәк кертелгән чикләүләр 7-нче ноябрьдән соң да гамәлдә калачак.
Татарстанда эшләми торган көннәрне 7-нче ноябрьдән соң озайтмаячаклар. Мондый карарны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Элек кертелгән чикләүләр һәм кайбер объектларның эшенә тыюлар, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар уздыруны тыю санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында.
Эпидемологик вәзгыятькә карап, өстәмә чикләү чаралары кертү мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев