Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләр булган 7 төбәк арасында

Өч айда республикада эшсезлек 2,3% тәшкил иткән. Шул ук вакытта май аенда Татарстанда теркәлгән эшсезлек 0,5% дәрәҗәсендә булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр кимрәк

Татарстан агымдагы елның март-май айларында уртача күрсәткечләр буенча эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россия төбәкләре арасында. Бу хакта Росстат «Россиянең социаль-икътисадый хәле» докладында әйтелә.

Өч айда республикада эшсезлек 2,3% тәшкил иткән. Шул ук вакытта май аенда Татарстанда теркәлгән эшсезлек 0,5% дәрәҗәсендә булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр кимрәк.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында исәптә торучы гражданнар саны май ахырына Татарстанда 13,3 мең кеше тәшкил иткән. Шуларның 10,4 меңе - эшсезләр, шул исәптән 8,4 меңе эшсезлек буенча пособие алучылар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, язгы күрсәткечләр буенча республика күрсәткече ил буенча иң яхшылар җиде төбәк арасында. Бу күрсәткеч буенча Чукотка лидер булып тора, эшсезлек 1,6%. Аннан Санкт-Петербург һәм Ямал-Ненец автономияле округы (1,7%), Ханты-Манси автономияле округы һәм Хабаровск крае (2,1%) бара. Мәскәүдә эшсезлек дәрәҗәсе яз көне 2,2% тәшкил иткән.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора, анда бу айларда эшсезлек 3,4% тәшкил итә. Тулаем Россия буенча март — май айларында бу күрсәткеч 4% дәрәҗәсендә иде.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев