Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана

Татарстан киң антициклон йогынтысында булуын дәвам итә. Атна ахырына кадәр республикада коры җылы һава торышы саклана. Уртача тәүлеклек һава температурасы уртача еллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска артып китә

Татарстан киң антициклон йогынтысында булуын дәвам итә. Атна ахырына кадәр республикада коры җылы һава торышы саклана. Уртача тәүлеклек һава температурасы уртача еллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска артып китә, дип хәбәр ителә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген, 16 нчы августта, көндез Татарстан Республикасы башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Һаваның максималь температурасы +29 градус тәшкил итәчәк.

17-18 нче августта Татарстанда явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Төнлә +7 дән +12 градуска кадәр, көнбатышта +17 градуска кадәр, көндез +24 тән +29 градуска кадәр булачак.

Шимбә көнне, 20 нче августта, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев