Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этаплары старт алды

Зона этабында дистанцион этапта сайлап алынган 300 укучы катнаша. Быел катнашучылар саны 747 кешегә җитте.

Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этабына старт бирелде. Конкурсның зона этаплары 17-23 мартта уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге вәкилләре Чаллыда, Чистайда һәм Казанда булдылар. Бүген зона этабы Арчада узды, ә 23 мартта Әлмәткә бару планлаштырыла.

Зона этабында дистанцион этапта сайлап алынган 300 укучы катнаша. Быел катнашучылар саны 747 кешегә җитте.

Күчмә эшләрдә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре, язучылары катнаша. Алар арасында - Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов, Факил Сафин, Минзифә Әхмәтшина.

Конкурска йомгаклар 2022 елның апрелендә туган тел форумы кысаларында ясалачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев