Татарстанда иң кирәкле һөнәрләр аталды
Россия хезмәт базары бик тиз үзгәреп тора. ИТ-тармакта үсешнең тотрыклы тенденциясе актив чагыла.
Татарстанның хезмәт базарында машина йөртүчеләр, инженерлар, табиблар һәм шәфкать туташларына ихтыяҗ күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Ихтыяҗ булган һөнәрләр рейтингы башында инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр, шулай ук төзелеш тармагындагы һөнәр вәкилләре – штукатурчылар, арматурчылар, монтажчылар, ташчылар тора. Социаль өлкәдә – табиблар, шәфкать туташлары, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары. Шулай ук инженерлар һәм агрономнар җитмәве күзәтелә», – дип билгеләп үтте спикер, иң кирәкле белгечлекләр буенча хезмәт хакларын тәкъдим итеп.
Зарипова сүзләренчә, Россия хезмәт базары бик тиз үзгәреп тора. ИТ-тармакта үсешнең тотрыклы тенденциясе актив чагыла.
«Бүген ул югары актуальлек һәм көндәшлеккә сәләтле булуын күрсәтә. Шулай ук программистлар җитмәве дә билгеләп үтелә. Эш бирүчеләр аларга бик мохтаҗ», – дип хәбәр итте докладчы.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев