Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда иң кирәкле һөнәрләр билгеле

Бүген Татарстанда төзелеш, эшкәртү производствосы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф өлкәләрендә белгечләргә ихтыяҗ күп.

Бүген Татарстанда төзелеш, эшкәртү производствосы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф өлкәләрендә белгечләргә ихтыяҗ күп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Республика төзелеш тармагы кадрларга элеккечә мохтаҗ. Кирәкле һөнәрләр исемлеге башында инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр, программистлар, штукатурлар, арматурчылар, ташчылар, табиблар, шәфкать туташлары һәм агрономнар тора», – диде ул.

«Беренче чиратта бу һөнәрләргә мәктәпләрне һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар игътибар итәргә тиеш. Россия хезмәт базарында квалификацияле программистлар җитми, шулай ук компанияләргә, оешмаларга идарәчеләр кирәк», - дип билгеләп үтте Зарипова. 

«Татар-информ» республикада мәшгульлек дәрәҗәсе югары булуын һәм 62,4 процент тәшкил итүен хәбәр иткән иде. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында ул 59,5 процент, ә Россия буенча уртача 60,1 процент тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев