Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда иң күп укый торган баланы ачыклыйлар

27 майда 13:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә «Китапстан» республикакүләм китап марафонын ачу чарасы узачак.

Ел саен үткәрелә торган «Китапстан» җәйге китап марафоны быел яңа масштабларда узачак. Хәзер проект Татарстанның барлык китапханәләрен берләштерә!
Уен кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен. Катнашучылар, китаплар укып, карта буенча алга баралар. Маршрут-трекер уку прогрессын күзалларга ярдәм итә. Ә юлда очраган биремнәр уйлап укырга, анализларга һәм укыганнарга карата мөнәсәбәт формалаштырыргы өйрәтә. «Китапстан» визуаль бизәлешенең төп
темасы – шәһәр һәм Татарстан Республикасының символлары.

Милли китапханәдә марафонны ачу чарасы 27 май 13:00 сәгатьтә башланачак. 27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне. Очрашу кысаларында – проектны тәкъдим итү, викторина һәм балалар өчен «Читашки» остаханәсе. Катнашу өчен теркәлү һәм өстәмә мәгълүмат сылтама буенча.

Җәйге каникуллар тәмамлангач, китапханәләрдә иң актив яшь укучыларны призлар һәм дипломнар белән бүләкләү булачак. Марафон ике форматта тәкъдим ителәчәк – кәгазь һәм электрон. Электрон версия «Я – школьник» мобиль кушымтасында гамәлгә ашырыла. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев