Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда инфляция акрынайган

Бер ай эчендә азык-төлек инфляциясе августтагы 18,1 проценттан сентябрьдә 16,5 процентка кадәр кимеде.

Татарстанда бу елның сентябрендә еллык инфляция 14 процентка кадәр акрынайды, августта ул 14,7 процент булган. Россия банкының Татарстан Республикасы Милли банкы бүлеге мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Бер ай эчендә азык-төлек инфляциясе августтагы 18,1 проценттан сентябрьдә 16,5 процентка кадәр кимеде. Бу вакыт эчендә ит һәм сөт продукциясенә бәяләр 2 процентка, макарон эшләнмәләренә һәм ярмаларга 5 процентка артты. Шул ук вакытта балык продукциясенә бәяләр бер ай эчендә 0,3 процентка үскән.

Азык-төлек булмаган әйберләргә инфляция августтагы 14,2 проценттан соң сентябрьдә 14 процентка кадәр кимеде. Төзелеш материалларына бәя төшү дәвам итте. Июль аенда дүрт ел эчендә беренче тапкыр аларның хаклары кимү теркәлде, август аенда алар тагын да арзанайды. Сентябрь аенда төзелеш материаллары алдагы ел белән чагыштырганда 4 процентка арзангарак сатыла башлаган.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә инфляция августтагы 11,3 проценттан соң 10,8 процентка кадәр кимеде. Элемтә хезмәтләренә бәяләр арту аеруча акрынайган – августтагы 16,8 проценттан соң 14 процентка кадәр, шулай ук мәгариф өлкәсендә дә бәя төшү күзәтелә. Шул ук вакытта чит ил туризмы һәм шифаханә-сәламәтләндерү хезмәтләре кыйммәтләнүен дәвам итә.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев