Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда IT-белгечлекләрне популярлаштыру программасы расланган

Татарстанда IT өлкәдәге белгечлекләрнең популярлыгын арттыруга юнәлдерелгән программа расланган.

Премьер-министр Алексей Песошин тиешле боерыкка кул куйган.

Программага берничә пункт кергән. Болар – 2022-2023 елларда Татарстан вузларында кабул итү кампаниясенә анализ ясау, бу мәгълүматларны яшьләргә җиткерү, IT-өлкәдә чемпионатлар, VR-экскурсияләр уздыру һ.б.

Чараларга нәтиҗә ясап, әлеге юнәлештә кабул итү кампаниясен көчәйтү һәм 2025 елда IT-белгечлекләр буенча белем алучылар санын арттыру күздә тотыла. Шулай ук максатчан юлламалар буенча укытуга квоталарны үстерү планлаштырыла.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин программаны тормышка ашыруга җаваплы итеп билгеләнгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев