Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда кара еланнар кышкы йокыдан уянды

Татарстанда ике төрле агулы елан – дала кара еланы һәм гади кара елан бар.

Җылы көннәр башлану белән Татарстан урманнарында гади кара еланнар кышкы йокыларыннан уяна. Еланнар үзләренең яшеренгән урыннарыннан чыга, кояш ванналары кабул итә, аларның никах чоры башлана. Кара еланны агусыз еланнан ничек аерырга, бу сөйрәлүчеләр белән очрашканда үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында KZN.RU порталына Казан федераль университетының зоология һәм гомуми биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов сөйләде.

Татарстанда гади кара еланны кайда очратырга була?

Татарстанда ике төрле агулы елан – дала кара еланы һәм гади кара елан бар. Соңгысы урман биотоплары, ачык участоклар, су баса торган болыннар һәм сулыклар булган урыннарда яши. Казан тирәсендә еланны Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында очратырга була. Сөйрәлүчене республиканың көнчыгышында да (Яр Чаллы, Алабугада), көньягында да (Әлки районында) урман массивлары булган урыннарда күрергә мөмкин.

Бу еланнарны ничек танырга?

Гади кара елан кара төстә, кайчагында койрыгының очы ачык сары яки кызгылт-сары була. Шулай ук аркасында кара зигзаглы соры яки кирпеч төсендәге еланнар да очрый. Кара еланнарның үлчәмнәре артык зур булмый, аларның озынлыгы 60-70 сантиметрга җитә. Әйтик, тузбаштан аермалы буларак, алар аз хәрәкәтчән, чирәмдә качып ятарга яраталар, куркыныч янаганда йомгакка әйләнәләр һәм ысылдыйлар.

Елан белән очрашканда нинди саклык чаралары күрергә кирәк?

Урманга барган очракта озын балаклы итекләр кияргә кирәк, еланнар яшәгән урыннарда яланаяк яки җиңел аяк киеме киеп йөрергә ярамый, чөнки куе үлән арасыннан сөйрәлүче күренмәскә дә мөмкин.

Гөмбә һәм җиләк җыйганда урынны башта таяк белән тикшерергә кирәк. Кычкыруның мәгънәсе юк – еланнар ишетми. Кара еланнар кешеләргә ташланмый, ләкин алар белән элемтәгә кермәү яхшырак, елан яныннан читкә китәргә генә кирәк.

Елан тешләгәндә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Еланның агуы кеше өчен куркыныч, һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә тешләү очрагында кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Уртача зыян күрүченең моңа 1-2 сәгать вакыты бар. Кеше медицина учреждениесенә никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсә, шулкадәр яхшырак, югыйсә, еланга каршы сыворотка кертү нәтиҗәсез булырга мөмкин.

Зыян күрүчегә елан тешләгән урынны билгеләп истә калдырырга кирәк. Шулай ук бик күп эчәргә кушалар, аллергия реакциясен җиңеләйтү өчен антигистамин препаратлар кулланырга мөмкин. Кысып тора торган жгут салырга ярамый – бу зарарланган очлыкның некрозына китерергә мөмкин.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев