Татарстанда Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линия эшли башлаячак
Бу дата ВИЧ-инфекция таралу проблемасы турында искә төшерә, әлеге диагноз белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска чакыра
25-нче ноябрьдән башлап Татарстанда Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линия эшли башлый. Бу хакта ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. СПИДка каршы көрәш көне 1-нче декабрьгә туры килә. Бу дата ВИЧ-инфекция таралу проблемасы турында искә төшерә, әлеге диагноз белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска чакыра.
Шалтыратулар эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр +7(843)238-53-68 телефоны буенча, ял көннәрендә – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(843)238-98-54 телефоны буенча кабул ителәчәк.
Кайнар линия 3-нче декабрьгә кадәр эшләячәк
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев