Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 378 мең агач үсентесе утыртылачак

Агачлар Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен корбан иткән 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә утыртылачак.

30 нчы апрельдә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 378 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Акция Казан тирәсендәге 4 территориядә узачак: Питрәч районының Иске Шигали авылы янында, Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Биектау районының Дачный бистәсе һәм «Каменка» шифаханәсе бистәсе янында.

Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, акциядә республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль район предприятиеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм волонтерлар катнашачак.

Агачлар Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен корбан иткән 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә утыртылачак.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында, урман фонды һәм торак пункт җирләрен исәпкә алып, барлыгы 1 млн үсенте утыртылыр дип көтелә. Барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм үз герое хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз», – дип ассызыклады Р.Кузюров.

Чыганак: kzn.ru 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев