Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәр белән башлана
Фаразлардан аңлашылганча, республикада җылыта, әмма көннәр яңгырлы булачак.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, республикада җылыта, әмма көннәр яңгырлы булачак.
Бүген,13 майда, республикада яшенле һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасының +2°..+7°, көндез +11°..+16° булачак.
Шимбә көнне, 14 майда, тотрыксыз һава торышы саклана. Яңгыр явуы ихтимал, урыны белән җилле булачак. Төнлә термометр баганалары +5..+10 градус җылы күрсәтер, көндез һава температурасы +15..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
15 майда, якшәмбе көнне, яшенле яңгыр фаразлана. Синоптиклар тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил турында кисәтә. Төнлә һава температурасы +5°..+10° булачак.
Киләсе атна исә, ял көннәрендәге кебек үк, яңгырлы һава торышы белән башланыр дип фаразлана. Дүшәмбе көн яңгырлы киләчәк, һава көндез +15°..+20° җылы булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев