Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда кинотеатрларны һәм концерт залларын тулысынча тутыру рөхсәт ителде

Татарстанда ТР Хөкүмәтенең ковидка каршы чараларны йомшарта торган карары үз көченә керде.

Татарстанда ТР Хөкүмәтенең ковидка каршы чараларны йомшарта торган карары үз көченә керде.

Шулай итеп, 60 яшьтән өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулары булган барлык кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция таләбе гамәлдән чыгарыла. Хәзер ул киңәш характерында гына.

Моннан тыш, компанияләргә коронавирус белән авырмаган һәм вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең дистанцион эш форматына күчерү мәҗбүри түгел.

Шулай ук кинотеатрларда, концерт залларында, театрларда тамаша залын тулысынча тутыру рөхсәт ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элеккечә үк җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне сакларга һәм битлек кияргә кирәк. Төнге клублар эше, 23:00 дән 6:00 гә кадәр тамаша-күңел ачу чаралары уздыру һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренең төнге эше (чыгарып бирү, аэропортларда һәм вокзаллардагы, шулай ук юллардагы объектлар искәрмә булып тора) тыелган.

Элегрәк ТР буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе республикада коронавирус белән авыручылар санының кимүен билгеләп үтте.

Чыганак: Kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев