Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда климат үзгәрешләренә җайлашу планы расланды

Күрсәтмәдә климат үзгәрүнең тискәре генә түгел, ә уңай аспектлары да каралган.

Татарстанда климат үзгәрешләренә җайлашу планы расланды. Аны гамәлгә ашыруны республиканың Икътисад министрлыгы координацияләячәк, диелә Татарстан Республикасы Хөкүмәте күрсәтмәсендә.

Документ республиканың агросәнәгать комплексына, урманчылыкка, сәнәгатькә, төзелешкә, транспортта күчерү һәм саклауга, шулай ук гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл элементларына кагыла. План республикада экологик иминлекне тәэмин итү һәм экологик хәлне яхшырту өчен кабул ителгән. Аның чаралары климат үзгәреше белән бәйле югалтуларны киметергә ярдәм итәчәк.

Күрсәтмәдә климат үзгәрүнең тискәре генә түгел, ә уңай аспектлары да каралган. Мәсәлән, температураның күтәрелүе «соңрак өлгерә торган сортларны» күбрәк уңыш, сыйфат белән үстерергә һәм культуралар ассортиментын шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Адаптация чаралары арасында, аерым алганда, түбәндәгеләр күрсәтелгән:

- кырны саклау һәм эрозия булмасынга урман утырту мәйданнарын арттыру;

- су сиптерелә торган җирләрнең мәйданнарын арттыру;

- урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларының нәтиҗәлелеген арттыру;

- сәнәгать предприятиеләренең һәм энергетика объектларының сизгерлеген һәм куркынычсызлыгын бәяләү;

- климат үзгәрү факторларын аларның үсеш стратегияләрендә исәпкә алу;

- энергетикада водород һәм альтернатив ягулык төрләре (шул исәптән газ-мотор ягулыгы) үсеше һәм куллану;

- юл япмаларының атмосфера тәэсиренә чыдамлылыгын арттыру максатыннан, яңа төзелеш материаллары һәм технологияләр куллану һәм башкалар.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев