Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда коронавируска карата күмәк иммунитет дәрәҗәсе 3,9% ка кадәр кимегән

Татарстанда бүгенге көндә коронавируска карата күмәк иммунитет дәрәҗәсе – 3,9%, тулаем Россия буенча – 7,4%.

Татарстанда бүгенге көндә коронавируска карата күмәк иммунитет дәрәҗәсе – 3,9%, тулаем Россия буенча – 7,4%. Шуңа бәйле рәвештә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын COVID-19 дан кабат вакцинация үтәргә чакырды.

«Узган атна азагында Россия кулланучылар күзәтчелеге маска режимына кайтырга тәкъдим итте, бигрәк тә өлкән буынга – 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә. Мин барлык җитәкчеләрдән дә бу киңәшкә колак салуларын, үз коллективларында аңлату эшләре алып баруларын сорыйм», - диде шәһәр башлыгы. Шулай ук ул бу эшкә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә кушылырга чакырды. «Моңа олыларча, димәк, җаваплы карарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерегез»,- дип өстәде Мэр.

И.Метшин сүзләренә караганда, үз сәламәтлегең турында гына түгел, ә тирә-юньдәгеләр турында да кайгырту мөһим. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә эпидемиологик хәл контроль астында, планлаштырылган барлык чаралар да тулы күләмдә тормышка ашырыла.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков 2021 елның октябрендә җәмәгать урыннарына бару өчен COVID-19 дан вакцинация узуны раслаучы QR-кодлар кертелгән иде, дип искәртте. Алар февраль аенда гамәлдән чыгарылды. Бу вакыт эчендә Татарстанда инфекциягә карата коллектив иммунитет дәрәҗәсе 83% ка җитте. Шуның аркасында республикада коронавирус белән авыручылар саны кимеде. Әмма хәзер, ТР башкаласында яшәүчеләрнең яртысыннан артыгының соңгы вакцинациясеннән ярты елдан артык вакыт үткәннән соң, авыруга каршы иммунитет кимегән.

«Кабат вакцинация үтә башларга кирәк. Әгәр без алга таба да кабат зарарланудан һәм инфекция таралудан курыкмыйча, уңайлы шартларда яшәргә һәм эшләргә телибез икән, бу үзебезне һәм якындагы кешеләрне саклауның бердәнбер ысулы», – дип билгеләп үтте В.Жаворонков.

Коронавирустан теләсә кайсы дәүләт медицина оешмасында яки «Южный» сәүдә үзәгендә урнашкан вакцинацияләүнең мобиль пунктында прививка ясарга мөмкин. Моннан тыш, прививкага әзер коллективлар өчен күчмә вакцинация оештырырга мөмкин.

В.Жаворонков билгеләп үткәнчә, 32 нче атна торышына грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 3958 очрак тәшкил иткән. Казанда эпидемиологик бусага 11,6% ка артты, өлкәннәр арасында бу күрсәткеч 46,6% ка җиткән.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев