Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрүдән баш тарттылар.

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрүдән баш тарттылар. Карарны Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

«Республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммунизацияләүне анализлап, шуны билгеләп үтәм: Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2022 елның 10 мартына 80 проценттан артып китә», — дип билгеләп үтә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Шуның белән бәйле рәвештә, гражданнарның аерым категорияләре өчен Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү таләбе үз көчен югалтты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев