Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда коронавируска күмәк иммунитет 80% тан артып китте

Татарстанда коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет 80,31% тәшкил итте. Шул ук вакытта республикада вакцинацияне кабат ясату акрын темплар белән бара

Татарстанда коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет 80,31% тәшкил итте. Шул ук вакытта республикада вакцинацияне кабат ясату акрын темплар белән бара, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Вакцинаның беренче компонентын Татарстанда 2 млн 446 мең 602 кеше ясаткан, икенче компонентны – 1 млн 907 мең 542 кеше. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцина ясатучыларның өлеше 73% тәшкил итә.

Владимир Жаворонков ярты елга бер тапкыр вакцина ясатырга кирәклеген искәртте. «1 нче августка Татарстанда 620 мең 445 кешегә прививка ясатылган, һәм нәкъ менә алар хәзер ревакцинация үтәргә тиеш. 18 нче февральгә кабат вакцинацияне 229 мең 500 кеше ясаткан. Бу гына җитәрлек түгел», - дип ассызыклады Владимир Жаворонков.

Шулай ук Татарстанда балалар һәм яшүсмерләргә вакцинация ясала. Беренче компонентны 1 мең 750 балигъ булмаган бала ясаткан.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев