Татарстанда коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе 10 процентка диярлек кимеде
Республика территориясендә коронавируска бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр 8 июльдән гамәлдән чыгарылды. Шуның белән бергә, күп кенә илләрдә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның яңадан артуы күзәтелә.
Татарстанда коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе бер атна эчендә 1,9 процентка – 12дән 10,1 процентка диярлек кимеде. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматларда шулай диелә.
Республикада коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын 2 534 172 кеше (моннан бер атна элек алар 2 531 906 иде) ясаткан. 2 469 240 кеше (моннан бер атна элек 2 531 906 иде) ике дозаны да алган.
Шул ук вакытта, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән.
Республика территориясендә коронавируска бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр 8 июльдән гамәлдән чыгарылды. Шуның белән бергә, күп кенә илләрдә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның яңадан артуы күзәтелә.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев