Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли башлады

Татарстанда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кайнар линия эшли башлады.

Татарстанда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кайнар линия эшли башлады. 25 нче мартка кадәр халык сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре җавап бирәчәк.

Законнарны үтәү буенча сорауларны ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны буенча бирергә мөмкин: +7(843) 221-90-16. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес) кабул ителә.

 Моннан тыш, республика халкы Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә +7(917)224-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Кайнар линия дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр эшли (12:00 дән 12:45 кә кадәр тәнәфес), дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев