Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда куркыныч атмосфера корылыгы күзәтелә

Татарстанда озак вакыт һава температурасы югары һәм явым-төшем булмау сәбәпле, күпчелек районнарда куркыныч агрометеорологик күренеш - «атмосфера корылыгы» күзәтелә. Республикада урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы барлыкка килде.

Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә эссе коры һава берничә атна саклана. Синоптиклар моны аз хәрәкәтчән зур циклон белән аңлата. Көн дәвамында Татарстан районнарында һава температурасы +30..+32 градуска кадәр фаразлана. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 7-8 градуска артык. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Якындагы көннәрдә, 26-28 августта, һава шартларында үзгәрешләр көтелми. Көндез һаваның минималь температурасы +29..+34 градус, төнлә - +10..+15 градус җылы. Явым-төшем ихтималы юк.

Синоптиклар фаразлаганча, киләсе атна башында, 29 августта, республикада явым-төшемсез һава торышы сакланачак, көндез һава температурасы +29..+34 градус була. 30 августта тагын эссе булачак, ләкин көндез кайбер районнарда бераз яңгыр яварга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев