Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак

Татарстанда 2 нче июньдә мәгариф һәм җәйге ял оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.

Консультацияне ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе оештыра.

Республика халкы балалар бакчаларына, мәктәпләргә (1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга), колледжларга һәм югары уку йортларына кабул итү темасына, шулай ук җәйге ялны оештыру турында сораулар бирә алачак.

Татарстанлыларның сорауларына Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе белгечләре җавап бирәчәк.

+7(843)236-00-71 телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин булачак. Шулай ук белгечләр +7(939)345-37-50 номеры буенча WhatsApp мессенджерына килгән хәбәрләргә җавап бирәчәк. Кайнар линия 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең матбугат хезмәтендә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев