Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА МӘҖБҮРИ ВАКЦИНАЦИЯ КЕРТЕЛДЕ

Бүгеннән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина тиешле карарны имзалаган

Бүгеннән Татарстанда  аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина тиешле карарны имзалаган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

60 яшь һәм аннан олырак кешеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль эштә эшләүчеләр мәҗбүри рәвештә прививка ясатырга тиеш. Чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, банк, почта, такси, элемтә салоннары, ТКХ хезмәткәрләренә дә мәҗбүри вакцинация узарга тиеш.

Шулай ук музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервис, илтеп җиткерү хезмәтләре хезмәткәрләренә, вуз һәм вуздан читтә җитештерү практикасын узган студентларга да бу кагыйдәләр кагыла.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелергә тиеш. 7 нче декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә.

.

республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-mbri-vaktsinatsiya-kertelde-kemnrg

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев