Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда «Мәдәни яз» акциясе кысаларында 100 дән артык чара узачак

Татарстанда һәм аның башкаласында «Мәдәни яз» акциясе старт алды, ул 25 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда һәм аның башкаласында «Мәдәни яз» акциясе старт алды, ул 25 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Мәдәният учреждениеләрендә 100 дән артык чара – спектакльләр, экскурсияләр, концерт программалары, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар планлаштырылган.

Әйтик, барлык теләүчеләр «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә күргәзмәләрдә, филармония джаз-оркестры концертында, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тарих белән бергә» дигән иммерсив экскурсиядә була алалар. Чараларның тулы исемлеге ТР Мәдәният министрлыгы сайтында тәкъдим ителде, ул акцияне оештыручы булып тора. 

«Мәдәни яз» чараларының күбесе бушлай. Акция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев