Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

Премиягә йомгак февраль аенда-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә ясалачак.

Ул ике елга бер тапкыр дүрт номинант – 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә – авторларга, коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә.

«Татарстан талантлы яшьләр белән тулы. Республика яшьләр эшләре министрлыгы буларак безнең төп бурычыбыз - аларны үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге белән тәэмин итү. Муса Җәлил исемендәге премия ияләре үзләрен эзләүче башка яшьләр өчен дә үрнәк булып торалар. Бу уникаль һәм мактаулы бүләк», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Министр билгеләп үткәнчә, төрле елларда премиягә танылган шәхесләр ия булды:  «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» Россия милли премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы Булат Ибраһимов, «CLEAPL» инновацион проектын эшләгәне, экологик куркынычсыз технологияләр булдырган өчен эшмәкәр Иван Захаров Васильевич. Шулай ук башка бик күп шәхесләр.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар 19 декабрьгә кадәр сайтта кабул ителә.

Өстәмә материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113а йорт, 2 нче бина.

Элемтә өчен: Семенова Алла Александровна - «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» ДБУ яшьләр белән эшләү буенча белгеч, тел.: 8 (843) 205-00-02, e-mail: Molcentr.Rt@tatar.ru

Премиягә йомгак февраль аенда-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә ясалачак.

Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев