Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 2 тапкырга артып киткән

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 2 тапкырга артып киткән. Узган атна белән чагыштырганда, кискен сулыш вирусы инфекциясе очраклары 41% ка арткан.

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 2 тапкырга артып киткән. Узган атна белән чагыштырганда, кискен сулыш вирусы инфекциясе очраклары 41% ка арткан. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Республикада бер атна эчендә грипп һәм ОРВИ белән авыруның 40 мең 759 очрагы теркәлгән. «Грипп вирусларының уңай тестлар структурасында өлеше артуын билгеләп үтәбез. Узган атнада 131 очрак теркәлгән, бу атнада – 413 очрак. Авыруның күтәрелү чоры дәвам итә. Без декабрь ахырына һәм гыйнвар башында шул ук дәрәҗәдә булачакбыз», - диде Л.Авдонина.

Аның сүзләренчә, 413 татарстанлы грипп белән авырган, шуларның 40 ы – B штаммы белән. 82% очракта грипп вируслары структурасында AH1N1 штаммы өстенлек итә. «Бүген ул сезонлы, әмма Covid-19 аркасында вируслы авырулар белән ике ел очрашмавыбызны исәпкә алып, дуңгыз гриппы тагын да көчәя», - дип аңлатты Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. Л.Авдонина AH1N1 штаммы белән йогышлану куркынычы төркемнәренә йөкле хатыннар, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм балалар керә, дип искәртте. Хәзерге вакытта барлык яшь категорияләрендә дә эпидемия бусагасыннан арту күзәтелә.

Тулаем республика буенча грипп булмаган этиология вируслары йөри. Уңай тестлар структурасында РС-вирус – 417 очрак, шулай ук риновирус, метапневмовирус һәм парагрипп очрый.

Республиканың мәгариф учреждениеләрендә ОРВИ таралуны профилактикалау өчен иртәнге фильтрлар дәвам итә. 1 нче сентябрьдән авырулар симптомнары аркасында дәресләргә 10 мең 858 бала һәм 2 меңгә якын педагог кертелмәгән. Моннан тыш, хәзер 550 сыйныф карантинда, аларда 16 меңнән артык укучы белем ала.

ОРВИ чире белән бер үк вакытта коронавирус инфекциясе очраклары арта – бер атна эчендә үсеш 15% тәшкил итте. Бер тәүлек эчендә Covid-19 белән 91 кеше авырган, пандемия башланганнан бирле – 192 мең 673 кеше. «Авыручылар санының кискен артуы юк, вәзгыять тотрыклы», – диде Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. Ул билгеләп үткәнчә, тестлар дәвам итә: тәүлек эчендә табиблар 7 мең 286 кешене тикшергән, ә пандемия башланганнан бирле – 8 миллионнан артык кешене.

Авырулар саны артуга карамастан, өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый. Л.Авдонина билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә әлегә тикшерелмәгән, чөнки күптән түгел кертелгән чаралар нәтиҗәле булып тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, гриппка каршы вакцина төгәлләнгән инде, әмма табиблар халыкны коронавирустан прививкалауны дәвам итә. Моның өчен учреждениеләрдә барлык вакциналар, шул исәптән балалар вакциналары да бар.

Ахырда Владимир Жаворонков халыкка грипп симптомнары вакытында хастаханәгә килмәскә, ә табибны яки ашыгыч ярдәм бригадасын өйгә чакыртырга киңәш итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада ОРВИны дәвалау өчен дарулар белән проблемалар юк, моннан тыш, даруханәләргә мониторинг ясала.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев