Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда “Рухи моң” бәйге-фестивале игълан ителде

"Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсы быел дүртенче тапкыр Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан уздырыла.

"Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсы быел дүртенче тапкыр Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан уздырыла. Төп оештыручысы - "Рухи моң" иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе

Әлеге бәйге милли мәкам һәм традицион мелодика калыпларын кайтару, халкыбызның нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баету, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куя. Шулай ук күңелгә чын рухи азык бирердәй, эчтәлекле текст, милли аһәң белән баетылган “үзебезнең” җырларны, иман нурын таратучы, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган динне куәтләүче җыр җанрын үстерү; сәхнәдә үз-үзеңне тоту, зәвык һәм милли модалы киенү буенча да өлге булдыру; Татарстан мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын үстерү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу; татар телендә вәгазь сөйләү сыйфатын яхшырту максатлары да бар. Конкурс 4 номинациядә үткәрелә: “Дини җыр”, “Мөнәҗәт”, “Милли мәкам белән азан әйтү” һәм “Вәгазь cөйләү”. 

Шушы көннәрдә башланып киткән бәйгенең сайлап алу этабы дистанцияле форматта үткәрелә. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанда “Чулпан” мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә сәхнәдә фестиваль итеп уздырылачак. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән http://azan.tatar cайтында танышырга мөмкин. 

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев